ПРЕДИКАТИВ с. лог., лингв. Хәбәрлекле. Ике составлы җөмләнең нигезен тәшкил иткән, үзара предикатив мөнәсәбәттә тора торган җөмлә кисәкләре – ия һәм хәбәр. Х.Сәлимов. Мәкальләрдә предикатив берәмлекләрнең бер синтаксик бөтен буларак оешуының күп төрле мөмкинлекләре билгеләнде. Г.Нәбиуллина. Җөмләнең предикатив мөнәсәбәткә кергән кисәкләре итеп ия белән хәбәр билгеләнә. Р.Шәмсетдинова |