ПРЕДИКАТ и. лат. 1) грам. Җөмләнең ия турында хәбәр итә һәм аңа грамматик буйсына торган баш кисәге; хәбәр. Гомумән, фәнни иншалау стиле өчен ике кисәкле җөмлә – иясе дә, хәбәре дә булган җөмлә хас. Җөмләдәге ия анда – логик субъектка, хәбәр предикатка туры килә. Х.Курбатов 2) Логикада: фикер йөртүнең предметын – субъектын билгели торган төшенчә; логик хәбәр. Хөкемдә һәрвакытта да субъект, предикат һәм бәйләгеч була. М.Зәкиев. Соловьёвның хезмәтләрендә төп урынны түбәндәге концепцияләр ала: беренчесе – бербөтенлек концепциясе. Бу концепция буенча, булулык – абсолютның предикаты. Абсолютның асылы – бербөтенлек, ә бербөтенлекнең билгесе – гомум идея... К.Гыйззәтов |