ПРЕВЕНТИВ с. кит. Нәрсәнедер булдырмау өчен алдан кисәтеп башкарылган. Хөкүмәт кешеләре, белгечләр тарафыннан ясалган анализларны һәм шулар нигезендә эшләп чыгарылган тәкъдимнәрне өйрәнеп, алдан уйланылган (превентив) чаралар күрергә тырышалар. Мәсәлән, илдә салым системасын гаделрәк нигезгә күчерү --- һ.б. К.Гыйззәтов. --- М.В.Фрунзенең катгый таләбе буенча Төркестан комиссиясе --- җыела һәм анда --- бу идеяне үткәрергә омтылучы милләтчеләргә каршы превентив чикләү чаралары күрү турында махсус документ кабул ителә. М.Сәхапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә