ПРЕА’МБУЛА и. лат. кит. Конституциянең, халыкара килешүнең яки берәр мөһим актның кереш өлеше. – Кабул ителергә тиешле Бала хокуклары турындагы законны ниндирәк итеп күз алдына китерәсез? – Аның, билгеле, преамбуласы да булыр. Аннары күп кенә бүлекләре бәян ителер. Р.Миңнуллин. Преамбула өлешендә ислам, буддизм һәм яһүд диннәрен дә искә алуны яклап чыктылар һәм шундый гыйбарә (формулировка) тәкъдим иттеләр. Р.Мөхиярова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә