ПРӘННЕК-КОНФЕТ җый. и. Прәннек, конфет кебек кондитер әйберләре. Кызның кесәсе затлы-затлы прәннек-конфетлар белән тулды. С.Зыялы. Өстәлебездән прәннек-конфет өзелми. Р.Габделхакова. Хәзер ничектер, без үскәндә, авыл баласының бер гадәте бар иде: әнисе кибеткә прәннек-конфет ише тәм-том алырга җибәрдеме, ул кайтышлый аннан авыз итми калмый торган иде – чоры шундый иде. Н.Гамбәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә