ПРӘННЕК и. рус Тышы балга, патокага яки шикәр сиробына катырылган һәм төрле тәмләткечләр салып пешерелгән татлы камыр ризыгы. Әти миңа прәннек тә алып кайта. Г.Исхакый. Искәндәр сүзсез генә прәннек кимерде. А.Гыйләҗев. Якыннан караганда бер дә искитәрлеге юк икән: фанер белән тышланган, уртасы уелып эчкәрәк кергән кызыл билле прәннек кебегрәк бер тартма инде. Г.Галиев

Прәннек белән алдау Төрле хәйләләр, матур сүзләр белән булмастайга ышандыру; өстенлекләр, уңайлыклар булуына ышандыру. Борын-борыннан урыс шәһәрләре Мәскәү тозагына эләкмәс өчен көрәштеләр. Мәскәү барыбер үзенекен итте: корал белән куркытып, прәннек белән алдап, урыс шәһәрләрен үз тирәсенә туплады. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә