ПРА’ПОРЩИК и. рус 1) Патша армиясендә иң кече офицер чины, дәрәҗәсе һәм шул чиндагы, дәрәҗәдәге кеше. Әмма пышылдашу өзелеп калды, шул урында прапорщик Ильяс Алкин үзенең чыгышын тәмамлап, Гаяз Исхакый янәшәсенә барып утырды. Р.Мөхәммәдиев. Шулар өстенә Җәләл мулла малае да реакцион «Иж-Буби» мәдрәсәсендә белем алган, патша армиясендә прапорщик булып хезмәт иткән икән. Р.Батулла. Сенат карар чыгару хәбәре Казанга килеп җитү белән үк, прапорщик Иван Посысальщиков җитәкчелегендәге гарнизон солдатлары шәһәрнең Татар бистәсендәге дүрт мәчетне дә җимерәләр. М.Гайнетдинов 2) Совет армиясендә һәм хәзерге Россия армиясендә билгеләнгән вакыттан тыш хезмәт итүче кече командир. Армиядән биш елдан соң гына, Грузиядән безнең гаскәрләрне чыгара башлагач кына, ул прапорщик дәрәҗәсендә туган якларга кайтты. И.Сәйфуллин |