ПРАКТИЦИЗМ и. рус кит. 1) Теориягә тиешенчә әһәмият бирмичә, практик эшчәнлекне өстен кую. Ул киң күләмдә формалаша башлаган практицизм, индивидуализм һәм, әлбәттә, кешеләрнең акчага табыну күренешләрен күзәтеп, сәнгатьнең тора-бара үз нәфислеген югалтачагын күзаллый. К.Гыйззәтов 2) Берәр нәрсәнең практик файдасын күз алдында тотып эш итүчәнлек. Каян килә хәзерге яшьләрдә шул чаклы практицизм? Г.Ахунов. Практицизм күңелләребезне шәрәләндереп барадыр. Бәлки, мәктәпләрдә әдәбиятны өстән-өстән генә укытуны шул практицизм тудыргандыр. Т.Миңнуллин |