ПРА’КТИКА и. гр. 1) филос. Кешеләрнең иҗтимагый яшәеш өчен кирәкле шартларны тудыруга юнәлдерелгән барлык эшчәнлеге, гамәле. Практика дигән төшенчә эченә бер буын, бер токым, яки бер иҗтимагый-экономик формациядә җыелган, яки бер илдә булган тәҗрибә генә алынмый. Монда гасырлар буе, барлык илләр һәм халыклар тарафыннан җыйналган тәҗрибә күздә тотыла. М.Абдрахманов. Теориянең практикага тәэсире

2) Фикерләрне, нәтиҗәләрне тормышка ашыру һәм сынау җирлеге буларак тормыш, чынбарлык. Практикада күрдем инде: кабул итү вакытында ишек төбендә тезелешеп пенсионер карчыклар утыра. М.Маликова. Йөгерүнең файдасы практикада исбатланган. Шатлыклы кайгы. Кеше галәмгә тәэсир итү мөмкинлеге алыр, аны үзләштерә башлар, практика, халык хуҗалыгы интересларын күздә тотып өйрәнергә керешер. Галәмгә юл

3) Алган белемнәрнең, күнегүләрнең эштә кулланылышы, гамәлдә сынау. Теорияне яхшы белү генә җитми икән шул. Сезнең белән эшләгән өч ай вакыт минем өчен бик гыйбрәтле практика булды. Х.Вәлиәхмәтов

4) Уку-укыту процессының состав өлеше буларак, теоретик белемне тормышта куллану һәм ныгыту эше, гамәле. Иртәгә мәктәп бакчасында җәйге практикаң башлана. Н.Гыйматдинова. «По уходу за больными» дәресләренә бәйләп, безнең группаны шәһәр хастаханәсенең терапия бүлегенә практикага йөртә башладылар. Г.Галиев. Укулардан соң бер-ике атна мәктәп бакчасында эшләгәч: «Хәзер производство практикасы үттегез. Җиденчегә күчтегез», – диделәр. Д.Галимов

5) Эшчәнлекнең билгеле бер өлкәсендә тупланган тәҗрибә, эш алымнары һәм күнегүләр җыелмасы. Медицина фәнендәге практиканың бөтен мөмкинлекләреннән файдаланып, аны коткарырга тырышабыз. Ш.Камал. Минем 25 еллык практикам бар. Р.Ишморат. Фәрит Хәбибуллович --- элегрәк үзенең эш практикасында очраган куркыныч җинаятьләрне тикшерү эпизодларын исенә төшерде ---. Х.Вәлиәхмәтов

6) Табиб яки юрист эшчәнлеге. Ул – гомуми практика табибы, һәм без аңа берничә авылны билгеләдек. Э.Фатыйхова

7) Эшкә билгеле якын килү алымы, кабул ителгән эш итү рәвеше, гадәт, тәртип. --- җитди вузларның күбесендә төгәл фәннәр күптән инде инглиз телендә укытыла. Андый практика башка илләрдә дә җитәрлек. Р.Миңнуллин. Бездә пианистларның аерым концертларын оештыру практикасы юк. А.Юнысова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә