ПРА’КТИК II с. 1) Практика (2 мәгъ.) белән, берәр нәрсәне тормышка ашыру белән бәйле; гамәли. – Тыныч вакытта укып чыгармын, – диде Җәмилә Закировна. – Ә практик нәтиҗәләр ничек соң? М.Маликова. Г.Камал ‒ татар әдәби телен үстерүдә иң зур практик эш күрсәткән язучыларның берсе. М.Гали. Хәзер без ионосферада радиодулкыннар таралуны практик яктан бәяли алырбыз. Галәмгә юл 2) Берәр эш белән турыдан-туры шөгыльләнә яки җитәкчелек итә торган. Татарстан партия оешмасы һәм хөкүмәте җитәкчеләренең --- практик җитәкчелек итүләре аркасында, коллектив бу зур күләмле катлаулы эшләрне үти алды. М.Җәлил. Практик үзәк 3) Өйрәнгән фәнне, белемне, күнегүне тормышта куллануга бәйләнешле. Бу бит әле биология буенча практик эш тә булачак. Г.Гобәй. Исхакның практик дәресләрдән соң учхоз хәтле җирдән шәһәргә кайтып-килеп йөрүен --- егетләр акылга сыйдыра алмадылар. А.Гыйләҗев. Ләкин бит безнең бу бәхәс чисто теоретически бара. Ә инде менә практик мәсьәләгә килсәк, безгә бик ныклап аңлашырга кирәк. Н.Акмал 4) Белемнең, фәннең берәр тармагын практикада куллану һәм куллана белү белән бәйләнгән. Практик грамматикаларда сүз төркемнәрен сораулар буенча аерту алымы бик киң кулланыла. В.Хангилдин. Павлов хезмәтләре практик медицинаның алга китүенә зур этәреш ясады. Совет әдәбияты 5) Тормыш, эш мәсьәләләрен яхшы аңлаучы, реаль нәтиҗәләрне, реаль файда китерә торган нәрсәләрне генә кулай табучы; тәҗрибәле, булдыклы, эшлекле. Агроном үтә практик кеше иде. А.Тимергалин. Эш сөючән, практик, тыйнак хатын-кыз мин ---. Ирек мәйданы 6) Теге яки бу сыйфатлары белән файдалы, уңайлы, эшкә яраклы. Космик телевидение якын арада илебезнең иң ерак почмакларына барып җитәргә тиеш, кешеләр бу тикшеренүләрнең практик файдасын күрергә тиеш. Галәмгә юл. Кызны бары тик материаль яисә тормышта практик кулланырга мөмкин булган әйберләр генә кызыксындыра. Ирек мәйданы |