ПРА’КТИК I и. рус 1) Белгечлеге буенча зур тәҗрибәсе булган, шул өлкәдә күп эшләп махсус белем туплаган кеше; киресе: теоретик. Ә без практик кына булып йөрик, шунда да сер сынатмабыз әле. Ә.Еники. Сез ни өчендер практик-геолог Степан Андреевичның, нефть исен иснәп үскән буровой мастер Хәмидуллинның сүзләрен ишетергә теләмисез. А.Әхмәт. Аңламыйм дисең инде? Һәм аңламассың да. Чөнки син – теоретик, ә мин практик. Д.Гыйсметдинов

2) күч. Эшнең файда китерү ягын күзәтә, эшнең файдасы булуга игътибар итә торган кеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә