ПРАГМАТИСТ и. 1) Прагматизм (1 мәгъ.) тарафдары. Ә Габбаслар зирәк! Прагматистлар фәлсәфәсе ‒ тулы килеш алар яклы. Ә.Баян. Төшенчә һәм категорияләрдә объектив эчтәлекнең булу-булмавы, аларда безнең белемнәребезнең гомумиләштерелүе прагматистларны кызыксындырмый. М.Абдрахманов 2) Тарихи фактларны прагматизм (2 мәгъ.) күзлегеннән тасвирлый торган тарихчы |