ПРАГМА’ТИК I и. к. прагматист. Күрәсең, безнең язучылар – конъюнктура законнарын яхшы үзләштергән прагматиклар, һәм алар, «баш китәрлек» әсәрләр язып, киләчәк буыннарны «бимазаламаска» булганнардыр... Р.Фәйзуллин. Кайберәүләр Җәмилне «прагматик» дип атаса, икенчеләр аны әдәпсезлектә гаепләргә тырышты. Г.Шакиров. Гәүһәрия тагын ярсып куйды: – Бу кадәр прагматик булмасаң! Сиңа фәлән центнер ит булсын да, фәлән гектарда фәлән центнер ашлык уңсын! Д.Гайнетдинова |