ПРАГМАТИЗМ и. гр. 1) Идеалистик философиядә: хакыйкать дип объектив чынбарлыкка туры килә торган нәрсәләрне түгел, ә бәлки гамәли яктан файдалы булган нәрсәләрне генә таный торган юнәлеш. Әйбергә табыну, прагматизм, бүгенге көн белән генә яшәү байтак кешеләрне поэзиядән читләштерде. Р.Фәйзуллин. Прагматизм XIX гасыр азагында барлыкка килә. --- Джеймс хезмәтләре дөньяга чыгу белән, прагматизм зур популярлык казана. К.Гыйззәтов. Гомумән алганда, модернизмның нәзари нигезендә бер-берсенә каршы килүче фәлсәфи-эстетик идеяләр (интуитивизм, фрейдизм, прагматизм, неопозитивизм) ята. Д.Заһидуллина 2) Тарих фәнендә: аерым вакыйгаларны, тарихи үсешнең объектив законнарын ачыкламыйча, аларның тышкы бәйләнешләрен һәм тышкы эзлеклелеген генә күздә тотып сурәтли торган юнәлеш |