ПӨХТӘЛЕК и. Пөхтә булу. --- ул бер карусыз, үзенә генә хас пөхтәлек белән, яңа мөдирнең кылдый-былдый язуын басып утыра иде. Х.Сарьян. Аларда тумыштан килә торган нәфислек, төгәллек, пөхтәлек була, кул-бармаклары андый эшкә, картлар әйтмешли, ятып тора. Р.Кәрами. Өйдә бер генә артык нәрсә дә күрмәссең – бары да үз урынында. Һәркайда пөхтәлек. Җ.Дәрзаман |