ПӨХТӘЛӘ’Ү ф. Пөхтә, җыйнак итү. Үз арбасына менеп утыргач, чылтыр-чылтыр китереп чулпыларын сүтеп алды, бик пөхтәләп башына ак яулык урады. Г.Бәширов. Нәтиҗәдә менә өч нөсхә итеп машинкада бастырылган, яңа таза папкага пөхтәләп салынган кулъязма аның өстәлендә ята! Ә.Еники. Бераздан абыйның итекләрен пөхтәләп коры чүпрәккә төрдем дә урынына – сандык төбенә салдым. А.Гыйләҗев

Пөхтәләп кую Алдан ук яки тиз арада пөхтәләнгән хәлгә китерү. ...Ак якалы күлмәк, кара пинжәк кигертеп, Әхмәтьярны пөхтәләп куйдым. Р.Батулла

Пөхтәләп тору Даими яки әледән-әле пөхтәләү

Пөхтәләп чыгу Барысын да, бөтенесен дә пөхтәләү. Табак-савытларны юып, тузаннарны сөртеп, урын-җирне тагын бер кат пөхтәләп чыккач, ул хәлдән таеп креслога утырды. Р.Вәлиев

Пөхтәли башлау Пөхтәләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә