ПӨХТӘЛӘНҮ ф. 1) кайт. юн. к. пөхтәләү. Рәхәтләнеп тукланганнан соң, песнәкләр томшыкларын кат-кат чистарталар, пөхтәләнәләр. Канатлы дусларыбыз

2) Пөхтә булып китү. Лариса белән дуслашкач, егет нык үзгәрде: өс-башы чистарды, пөхтәләнде, чалшайган ботинка башлары да тураеп китте. М.Маликова. Гомумән алганда, дәүләт органы буларак, министрлык һәм комитетлар исемендә «буенча»ны кулланмау татар теле нормасына да, бу атамаларның асылдагы мәгънәсенә дә бернинди начарлык эшләми, киресенчә, алар, терминда таләп ителгәнчә, пөхтәләнеп-җыйнакланып кына кала. Кызыл таң

Пөхтәләнә башлау Пөхтәләнергә тотыну; пөхтәлеге арту. Урамга чыгып китәр алдыннан, ул пөхтәләнә башлады. Ш.Хөсәенов

Пөхтәләнә төшү Беркадәр, бераз пөхтәләнү

Пөхтәләнеп алу Тиз генә пөхтәләнү, пөхтәләнгән хәлгә килү

Пөхтәләнеп бетү Бөтенләй, һәрьяклап пөхтәләнү

Пөхтәләнеп китү Кинәт пөхтәләнү

Пөхтәләнеп тору Әледән-әле яки даими пөхтәләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә