ПӨХТӘ с. фар. 1. 1) Тышкы күренеше, кыяфәте бик җыйнак, бик чиста булган. Ә нинди пөхтә, ыспай, озын, төз сынлы үзе, чын заман кешеседәй горур, хәтта бераз тәкәббер басып торышы. М.Маликова. Үрелеп карагач, малай аларның уч төбе хәтле генә пөхтә ояларын да күрде. А.Тимергалин. Пөхтә, чәчәкле күлмәкләр кигән, арка-җилкәләренә ак яулыклар бөркәнгән, үз гомерләрендә бик күпне күргән бу карчыклар белән утырып бер чәй эчүләре – үзе бер гомер. Язмышлар яңарганда

2) Чисталыкка, төгәллеккә күнеккән, чисталык, төгәллек яратучы (кеше тур.)

3) Җиренә җиткерелгән, җентекле, төгәл. Эшебез пөхтә, сүзебез кыска. Ә.Ерикәй. Натурадан ясаучылар бик игътибарлы, пөхтә булырга тиешләр, натурага һәм үзеңнең рәсемеңә карап чагыштыра белү кирәк. Ялкын

2. рәв. мәгъ. 1) Бик җыйнак, бик чиста итеп. Малайның пөхтә итеп таралган чәче, ап-ак күлмәк өстеннән бәйләнгән галстугы игътибарны үзенә тартып тора иде. А.Шамов. Крәстиян булса, йорт тирәсен пөхтә тотар --- иде. Ш.Галиев. Ул өлкәннәрне хөрмәт итәргә, пөхтә киенеп йөрергә өйрәтте. Сәхнә

2) Җиренә җиткереп, төгәл итеп. Пөхтә итеп тигез койма белән әйләндереп алынган зур зират яныннан үткәндә, юлаучы ирексездән йөрәге сыкрап куйганын тойды. Р.Кәрами. Япь-яшь кешеләр кирпечләрне тигез, пөхтә түшиләр, мастероклар, оста кулларга буйсынып, күндәм йөриләр. С.Рафиков. Сары нарат такта белән пөхтә итеп тышланган бу җыйнак корылма уенчык йортны хәтерләтә иде. Р.Низамиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә