ПӨСКЕРТҮ ф. 1) Предметларга газ, төтен, су өрдерү; төтәсләү. Корсагына көмеш чылбырлап тәре аскан поп, аждаһа кебек ямьсез улап, кулындагы кадилен як-якка айкап, төтен пөскертә. Н.Исәнбәт 2) күч. Кая да булса куып җибәрү; очырту. Без дошманның көчле фиркаләрен [көнбатышка] пөскерттек. М.Галәү Пөскертеп алу Бераз пөскертү Пөскертеп җибәрү Кинәт пөскертү Пөскертеп тору Әледән-әле яки даими пөскертү |