ПО’ЯС и. рус 1) геогр. Җир шарының ике меридиан арасындагы өлеше. Бер дистә чамасы сәгать поясы булган Рәсәйдә Мәскәү чыгарган законнар белән генә яшәү мөмкинме? Р.Зәйдулла. Медведев гел нәтиҗәсе ташка үлчим тәкъдимнәр белән чыга: бадминтон уйнарга куша, сәгать пояслары белән сугыша ---. Ирек мәйданы

2) геогр. Җир шарының билгеле бер климат зонасы. Койрыклы җир-су хайваннары экватордан төньякта – көнчыгыш һәм көнбатыш ярымшарларның уртача поясында яши. Т.Шакирова. Әгәр дә бу үзгәреш килеп чыга икән, Аурупа белән Төньяк Америка бик салкын пояста калачак. К.Гыйззәтов. Җир шарында кояш яктырту пояслары биш: бер тропик пояс, ике уртача пояс һәм ике поляр пояс. Физик география

3) Җир шарының үзенә хас табигый үзенчәлекләре, сыйфатлары булган бер кисәге, бүлемтеге. Тундра акрынлап тайгага күчә бара. Без уртача пояс урманнары зонасына килеп чыгабыз. Физик география. Чүлләр поясы

4) икът. Илне икътисади билгеләргә нигезләнеп бүлгәндә килеп чыккан бер өлеш, зона. Илне промышленность һәм азык-төлек товарлары бәясенә карап поясларга бүлү. Тариф поясы. Пояс тарифы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә