ПОЭ’ТИКА и. гр. әд. 1) Матур әдәбият теориясе

2) Әдәбият белеменең шигъри әсәрләр структурасын, шигъри формасын, поэтик сәнгать алымнарын, поэзияне анализлау принципларын өйрәнә торган тармагы. Г.Исхакый пьесаларында милли драматургия төренең поэтика өлкәсендәге казанышларына кертелгән өлешне шулай ук җитди дип бәяли алабыз. А.Әхмәдуллин. Татар әдәбиятының поэтикасы, аеруча жанрлар һәм шигырь системасы үсешендә гарәп, фарсы классикасының роле гаять зур. Х.Миңнегулов. Әсәрләрнең ничек барлыкка килүен өйрәнә торган бу тармакны фәндә төрлечә атыйлар: поэтика, иҗат лабораториясе, иҗат процессы, иҗат психологиясе дип йөртәләр. Ф.Хатыйпов

3) Берәр шагыйрьнең яки әдәби мәктәпнең поэтик чаралар һәм принциплар системасы. Ачыграк итеп әйтсәк, халык иҗаты, халык поэтикасы нигезендә үз йөзен таба башлаган шагыйрь, еллар уза төшкәч, модага, шау-шуга иярепме, ирекле формалар белән мавыга. Р.Фәйзуллин. Билгеле булганча, халык әкиятләре, хәтта аларның Үги кыз образы белән бәйләнгәннәре дә, фаҗигале төстә бетә алмый: моны әкият поэтикасы рөхсәт итми. Ф.Урманчеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә