ПОЭ’ТИК с. 1. 1) Поэзиягә караган; шигъри. «Кырыгынчы бүлмә» поэмасы – үткән елда басылган иң уңышлы поэтик әсәрләрнең берсе. Р.Фәйзуллин. Таһир белән Зөһрә турындагы борынгы шигъри сюжет нигезендә поэтик әсәр – «Дастаны Бабахан» поэмасын яза. Ф.Гыйбадуллина. Такташ, җил, ай кебек традицион поэтик чараларны кулланып, хис-кичереш мәйданын киңәйтеп җибәрә. М.Җәләлиева

2) Эмоциональ, нечкә күңелле

2. рәв. мәгъ. Үтә нечкәлек белән. Очерк поэтик рухлану белән язылган. Г.Иделле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә