ПОЭ’МА и. гр. 1) Тарихи, героик яки күтәренке лирик темага шигырь белән хикәяләп язылган зур күләмле әдәби әсәр. Апа кушса, бер кичтә Һади Такташның озын-озын поэмаларын да ятлап өлгерә торган идек. Р.Мөхәммәдиев. Менделеев таблицасы гына да «Мең дә бер кичә» кебек икән, һәр элемент турында әкият, поэма, кыйсса язып була. М.Маликова. Поэма латинча түгел, ә итальян телендә языла. Урта гасырлар тарихы 2) муз. Ирекле формадагы, лирик характердагы музыкаль әсәр исеме. [Остаз] шул кәгазьләрне рояль өстенә туздырып ташлады да, башын чайкый-чайкый, кайбер өзекләрне уйнап, анализлап, поэманы бөтенләй юкка чыгарды. Ш.Хөсәенов 3) күч. Тойгыларга, аңга бик нык тәэсир итә торган нәфис, бик матур, искиткеч гүзәл күренеш. Гади йортлар түгел, Поэмалар күтәрелә безнең урамда! З.Мансур. Кырым таулары – үзе бер поэма ул! Казан утлары |