ПОЭ’ЗИЯ и. гр. 1) Фикерне сүзләр ярдәмендә образлы чагылдыру сәнгате, башлыча шигъри сүз сәнгате 2) Шигърият, тезмә сөйләм; әдәбиятның бер төре. Поэзия – сүзнең кадерен белеп эш итүгә, эчке җегәрен ачуга омтылган, металогик (күчерелмә мәгънәле) сәнгать. Т.Галиуллин. Аннары мин аны шул елның декабрь ахырында, 1960 елны каршылау уңае белән уздырылган поэзия кичәсендә күрдем. Р.Гатауллин. Соңрак чорларда Борынгы Грециядә поэзия жанр ягыннан күптөрлелеккә баю процессын кичерә. К.Гыйззәтов 3) әд. Аерым халыкның, чорның, иҗтимагый төркемнең һ.б.ш.ларның шигъри, (тезмә) әсәрләр җыелмасы. Шушы сыйфатлар авторга татар поэзиясенең гомумкешелек кыйммәтләренә йөз тотуы хакында нәтиҗә ясарга ярдәм итә. Д.Заһидуллина. Урта гасырлар татар суфи шигъриятен дөньяга танылган фарсы суфи әдәбияты белән чагыштырсак, төрки поэзиянең гади, төссез стильдә язылуы күзгә ташлана. Чын мирас. VIII–IX гасырларны Кытай поэзиясенең «алтын чоры» дип атыйлар. Урта гасырлар тарихы 4) күч. Хис, хыял, нәфислек, гүзәллек, шигърият дөньясы. Ә мин бу матурлык, поэзия дөньясыннан ничек аерылырмын? Ә.Фәйзи. Бу ике шигырьдә нинди ләтафәт, нинди нәфасәт, нинди поэзия! Г.Тукай. Тормыш поэзиясе. Табигать поэзиясе. Хезмәт поэзиясе |