ПОШЫНУЛЫ с. 1) Борчулы, хафа белдерә торган. Әле башланмаган сугыш-кырылыш әнә шундый пошынулы уйларга сала ---. Р.Мирхәйдәров. Пошынулы уйлар талый: Изгелек ник кача бездән? Кемдер, чабып, каеннарның Яшәү тамырларын өзгән. Х.Касыймов. Әмма, моның ахыры хәерсез бетәргә мөмкин, дигән гасабилы халәт, пошынулы уйлар, аны бимазалап, юл буена озата барды. Р.Кәрами

2) Борчулы, хафалы (тынлык, кеше һ.б.ш. тур.). Зәйнак һаман пошынулы һәм өметле уйларда газапланып утыруын ташлады. Ш.Маннур. Мин һаман да шул тынгысыз, пошынулы кеше булып яши бирәм. Күңелемдәген үзем генә беләм, үзем генә борчылам, үзем генә кичерәм. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә