ПОШЫНУ ф. Тынычсызлану, хафалану, борчылу. Урамда берәр мороженое кәгазе күрсәм дә пошынам. Н.Дәүли. Ул эчтән генә: «Каян юлыкты соң бу бәйләнчек?» – дип пошынды. Р.Кәрами

Пошына башлау Пошынырга тотыну. Безнең биредәге ана филебез дә бик пошына башлады. Н.Исәнбәт. Казанга барып, поездга утырганнан соң бик нык пошына, борчыла башлады. В.Нуруллин. Әхмәтсафа --- төнне черем итми үткәрүгә пошына да башлады. Ф.Сафин

Пошынып алу Кыска вакыт аралыгында пошыну. Аягын ниндидер бер каты нәрсә авырттыра иде. Каһәр суккан пуля эләкте ахры, дип пошынып алды сержант. Н.Нотфуллина

Пошынып бетү Тәмам, бик нык пошыну

Пошынып йөрү Озак кына, күптәннән бирле пошыну. Тукай исемендәге бүләккә тәкъдим итү теләге белән пошынып йөрүе дә юкка гына түгел, күрәсең. М.Макаров. Сәкинә әнә кашларының чабатадай җәенке булуына пошынып йөри. Ф.Яруллин. Газетага язганда арттырыбрак җибәрүемне, тәнкыйть дигәнем мәсхәрә итүгә әйләнүен уйлап, эчтән пошынып йөргән көннәрем күп булды. Л.Ихсанова

Пошынып карау Пошынырга тырышу. Ни тоҗырды мастер? Буровой дип бер пошынып караганы бармы аның? Ш.Бикчурин

Пошынып кую Кинәт пошыну хисе барлыкка килү. Пошынып та куйдым: идарәдән керткәннәрдер кертүен, хуҗага безнең ябырылу бер дә ошамады, ахрысы! А.Гыйләҗев. Кыз аның үз абыйсы булмавына бераз пошынып та куя иде. Р.Кәрами. Туган авылында елдан-ел яшьләрнең кими баруын күреп, Мансур пошынып куйды. Г.Галиев

Пошынып тору Һәрвакыт, гел пошыну; бераз пошыну. Кай ягыма борылып карасам да, Шөбһәлеләр тора пошынып, Хуҗа дигән затның алларында Ялагайлар йөри посынып. Р.Шиһапов. Зәкиҗан өйгә кайтмады. «Кайда йөри икән бу бала?» – дип, әни пошынып торганда, мәктәптә җыештыручы булып эшләүче Гөлйөзем апа килеп керде. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә