ПОШУ I ф. 1) Нәрсәгәдер борчылу, сагышлану, тынычсызлану, ямансулау. Пошмыйк әле яшьлек үтә диеп, Туксан бише үтсә, йөзе килер. Г.Афзал. Иртән ашыкмый гына йокыдан торды, иркенләп, бөтен шартын китереп физзарядка ясады, --- шулай ук пошмый гына салкынча урман юлыннан бер урап керде. М.Вәли-Барҗылы 2) Кем яки нәрсә турындадыр кайгырту, борчылу. Аларга ни: үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, ай-һайларында да юк, пошмыйлар да ичмасам. Н.Фәттах. [Тәслия:] Үземнең дә кызым буйга җитте. [Асия:] Бик пошып тормыйм әле. Таптым – үсәрләр. Без үстек. Т.Миңнуллин Поша башлау Борчылу, тынычсызлану билгеләре күренү Пошып бетү Тәмам, бик нык пошу Пошып йөрү Даими рәвештә пошу |