ПОШНА’У ф. диал. Пош-пош килү; мышнау. Лачтыр-лочтыр күшәгән, пош-пошшш... пошнаган сыер тавышыннан башка тавыш юк. З.Һади. [Аның] пошнаганы да ишетелә иде. К.Тинчурин. Гайнетдин абзый караңгылы-яктылы бүлмәдә пошнап-пошнап чишенә вә үзе сөйләнә ---. Ш.Камал

Пошнап алу Бер тапкыр пошнау

Пошнап кую Кинәт пошнау

Пошнап тору Даими яки әледән-әле пошнау

Пошный башлау Пошнарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә