ПОШМАСЛЫК и. сөйл. Ваемсызлык, гамьсезлек. Төнне Мансур йокысыз диярлек үткәрде. Дәү әтисе аны гүя бертуктаусыз орыша, гамьсезлектә, пошмаслыкта гаепли иде. Г.Әпсәләмов. Мин вакытның акрын гына шуышкан тавышын да ишеттем шикелле. Җан үртәгеч пошмаслык белән шуыша иде ул. Бик акрын. Бик, бик акрын. М.Кәбиров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә