ПОШМАС с. 1. 1) Бернәрсә турында кайгыртмый, уйламый, бернәрсәгә дә борчылмый торган; ваемсыз, гамьсез. Киң күңелле, ачык йөзле пошмас Гөлгайшә Котлыәхмәт балаларын какмый-сукмый карап үстерде. З.Биишева. Ярулла бабайның хәләл җефете Мөнирә апа – иренең нәкъ киресе, дөнья мәхлугы. Ул – пошмас дәрәҗәдә сабыр, тыныч, әкрен хатын. Беркайчан ашыкмас, каударланмас. Т.Галиуллин. Шушындый пошмас, бер караганда, күп нәрсәгә битараф егет тә һәр сүзнең әйтелешен тоемлый, һәрбер эшнең иң кечкенә төсмерләрен күрә... Р.Сибат

2) Шундый халәтне белдергән. Ул Булатовның үз-үзеннән канәгать булган, иренчәк, пошмас йөзен күз алдына китерде. Н.Фәттах

2. и. мәгъ. Шундый сыйфатка ия кеше. Үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын, дип караучы пошмасны гына сораулар, уйлар борчымыйдыр. Р.Фәйзуллин. Аягүрә йоклап йөргән бу пошмасны нәрсәдер сискәндереп уятырга тиеш иде. Н.Гыйматдинова

Пошмас җан сөйл. Бернәрсә турында кайгыртмый, уйламый торган, ваемсыз, гамьсез кеше. Юлдашыма эчем пошкан нәрсәләрне сөйләп бардым. Гамьсез иде, сүзгә кушылмады. Уйсыз, пошмас җан, дигән фикер калдырып китте. Ш.Галиев. Ата кеше өске каттан күзләрен уа-уа төшкән Шакирҗан белән Габделхәкимгә җикеренде: – Бер аягыгызны атлаганчы, икенчесен эт ашый, пошмас җаннар, йокы чүлмәкләре! С.Поварисов. Гаять зур каршылыкларны үткән Баш конструкторның ниндидер пошмас җан аркасында килеп чыккан юк кына бер киртәгә абынып, бик нык бәрелүе ихтимал иде. Галәмгә юл. Пошмас җанлы Бернәрсә турында уйламый, кайгыртмый торган; ваемсыз, гамьсез. Бу пошмас җанлы юанга минем ачуым кабара башлады. Г.Мөхәммәтшин. Ул бервакытта да көлмәс, бары мыек астыннан елмаер гына. Шул тикле түзем, тыныч холыклы, пошмас җанлы булдымы икән әллә? Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә