ПОШМАН и. сир. к. пошаман. Ш.Камал, шаяртып, таможня кешеләре пассажирларның әйберләрен тикшерәләр икән, дип әйтеп куя. К.Нәҗми пошманга төшә. Шушы тәмәкене (чит илнеке, бигрәк тә Төркиянеке бит!) үзеннән табуларыннан коты оча. Ф.Галимуллин. Ачыла юл, Кача дошман. Дошманнарга Салып пошман, Иван белән Бари бергә Әле һаман Йөри бергә!.. Ш.Галиев |