ПО’ШЛИНАСЫЗ с. 1. Пошлина түләтелми торган, пошлина салынмый торган. Хәзер хәлләр үзгәрә: чик аша пошлинасыз 35 килога кадәр генә товар алып кереп булачак, җитмәсә, аена бер генә мәртәбә. Татарстан яшьләре

2. рәв. мәгъ. Пошлина түләтелми генә, пошлина салынмый гына. Русиягә пошлинасыз кертелә торган товарларга карата әле февраль ахырында гына гамәлгә кергән яңа кагыйдәләрне дә шундыйлардан дип аңларга кирәк. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә