ПО’ШЛИНА и. рус икът. 1) Читкә чыгарылган яки читтән кертелгән товарлар, кыйммәтле әйберләр өчен таможняга түләнә торган салым. Бохарага да җибәргәннәр: корыч, аккургаш, мылтык көпшәләре кебек, читкә чыгару рөхсәт ителмәгән товарлар. Йөкләре өчен пошлина түләмәгәннәр, тамга бастырмаганнар. М.Гайнетдинов. --- узган ел ахырында РФ Премьер-министры Владимир Путин Чаллыда уздырылган киңәшмәдә үз автомобиль төзүчеләребезне яклау йөзеннән чит илләрдән кертелә торган тотылган автомобильләргә пошлина бәясен күтәрү --- турында бәян иткән иде. Ватаным Татарстан. Безнең чиновниклар, чит ил машиналарына, самолётларга, компьютерларга, кием-салымга, даруга, көнкүреш техникасына пошлина 10–15 әр процентка төшәчәк, дип белдерделәр инде. Татарстан яшьләре

2) Дәүләт органнарының берәр эшне рәсмиләштерү өчен гражданнардан, учреждение һәм оешмалардан җыйган акча салымы. --- дәүләт пошлинасын гына түләп язылышырга теләгән яшьләргә кечкенә генә уңайсыз зал бирелә икән. Кәр.Миңнуллин. Алар [крестьяннар] сеньор һәм дәүләт файдасына бурыч түләгәннәр (икмәкләтә оброк, юл, күпер пошлиналары --- һ.б.). Бөтендөнья тарихы. Феодал приказчиклары шәһәр халкын хөкем итә, алардан пошлина --- башка түләүләр җыя. Урта гасырлар тарихы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә