ПОШЛАК с. диал. Җитлекмәгән, булдыксыз кеше турында (гадәттә сары пошлак тезмәсендә килә). – Нинди Хәлимә? Сары пошлакмы? Аның монда ни катнашы бар? – Сиңа мәхәббәтен күпме генә яшерергә тырышса да, күрә идек бит. Сары пошлак, имеш. А.Хәсәнов. Безнең тартырга беткән икән. --- Бар, берәр ахмак пошлактан табып кер, Әсфан. А.Гыйләҗев. – Кайсы яктан? – Кама буеннан, Ваше благородие. – Сары пошлак елмайды. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә