ПОШКЫТУ ф. диал. 1) Төтен яки газ чыгарып тору. Карт тәмәке кабызды һәм, төтен пошкыта-пошкыта, мәетне шинеле белән төргәләде. Х.Камалов. Абыйсының нинди «уен» белән мавыкканын Йосыф тиз сизенде: ул теге малайлар белән качып кына сасы исле махра пошкыта иде. Н.Гыйматдинова

2) Сасыту

Пошкыта башлау Пошкытырга тотыну

Пошкытып алу Берара пошкыту

Пошкытып җибәрү Уйламаганда, кинәт пошкыту

Пошкытып кую Бер тапкыр пошкыту

Пошкытып тору Даими яки әледән-әле пошкыту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә