ПОШКЫРЫНУ ф. Вакыт-вакыт пошкырып кую; үзалдына пошкырып куйгалау. Менә маллар, --- ат сыман пошкырынып, ярга күтәрелә башладылар. А.Хәлим. Әлфред, көтү үгезедәй пошкырынып-пошкырынып, җирләр тырнап, кызларга ташлана. Ф.Яруллин. Ә ишек артында --- атлар пошкырынды ---. В.Астафьев Пошкырынып алу Берара пошкырыну. Шунда синең аяк атлавыңны абайлап, [ат] пошкырынып ала. К.Миңлебаев Пошкырынып кую Әледән-әле пошкырыну. Атлар үзләре дә, бер-берсенә бик якын торганга күрәме, әзрәк тынычсызланалар, колакларын уйнаткалыйлар, такта идәнне тырнап пошкырынып та куялар. Ә.Еники Пошкырынып тору Әле, шушы вакытта пошкырыну. Менә без паровоз янына килеп җиттек. Ул пошкырынып тора. А.Алиш. Рәхмәтулла карт пошкырынып торган ат янына килде. Х.Ширмән |