ПОШКЫРУ ф. 1) Борын тишекләрен киңәйтеп, тавышландырып сулыш чыгару. --- ул пошкыра-пошкыра ярга таба колач сала. А.Тимергалин. Менә ат, Көбәне сизепме, ашаудан туктады, колакларын шомартты, пошкырды ---. Т.Нәбиуллин. Тирмә тирәсендә атлар пошкырганы, сыерлар мөгрәгәне ишетелә. Ф.Мансуров 2) Тавышландырып өзек-өзек һавa, газ h.б. чыгару. Шуып кына станциядән чыккан поезд кинәт кенә пошкырып тормоз салды. М.Мәһдиев. Кузгалыр алдыннан автобус, пошкырып, өстемә сасы төтен өрде. М.Юныс. Иске автобус пошкыра-пошкыра алга юырта. Р.Зәйдулла Пошкыра башлау Пошкырырга тотыну. Арттан килеп җитә башлагач та минем җирән пошкыра башлады. Г.Исхакый. Бара торгач, атлар, ниндидер ят исләр сизеп, пошкыра, тынычсызлана башладылар. Н.Фәттах. Кран һава суырып пошкыра башлады. М.Юныс Пошкырып алу к. пошкырып кую. Ат үрелеп-үрелеп кенә үлән каба, башын селкеп, башын чайкап, йөгән тимерләрен зеңләтә, пошкырып ала. М.Хәбибуллин Пошкырып җибәрү Кинәт, кисәк пошкыру. Атлар пошкырып җибәрәләр, ком бураны алар өчен дә авыр, киңәйгән борын тишекләренә ком бөртекләре ук булып кадала. Г.Кашшаф. Тыштан, салкыннан ашыгып кайткан Зөлфинур шулкадәр сылу иде, --- Кәрим ихтыярсыздан пошкырып җибәрде: – Вот это да!.. Ә.Галиев. Танышы ачулы пошкырып җибәрде. Ф.Җамалетдинова Пошкырып кую Бер тапкыр пошкыру. Ата кеше, кемгәдер ачулангандай, пошкырып куйды ---. Ә.Баян. Җирән бия пошкырып-пошкырып куя. А.Гыйләҗев. Безне күргәчтен дә, куанычыннанмы икән, ат пошкырып куйды. Р.Мөхәммәдиев Пошкырып тору Даими яки әледән-әле пошкыру Пошкырып яту сөйл. Озак вакыт дәвамында пошкыру. Бобик, борынына чебен кергән төсле, һаман пошкырып ята. Ш.Камал |