ПОШКЫРТУ ф. 1) сөйл. Берәр сыеклык яки газны көч, басым белән бөркү, сибеп чыгару. Фонтан күленең уртасында мәрмәр бала фәрештә скульптурасы курай аркылы су пошкыртып тора. Ш.Камал. Ул мотоциклын пошкыртып килеп туктаганда, барлык эш, кеше, техника бүленеп беткән иде. Г.Гыйльманов. Әтисеннән чәлдергән махраны тирән генә суырды, авызыннан да, борын тишекләреннән дә төтен пошкыртып чыгарды. В.Астафьев 2) Борын тишекләреннән тавышландырып һава, сулыш чыгару. Аның өчен иң авыры, күңел болгатканы Чәмәтнең борын пошкыртуы булды ---. Х.Сарьян 3) Тәмәке, махорка кебек никотинлы нәрсә тарту. Абыйсының нинди «уен» белән мавыкканын Йосыф тиз сизенде: ул теге малайлар белән качып кына сасы исле махра пошкырта иде. Н.Гыйматдинова. Ниһаять, илгә тәмәке китергән зыянны, кайгы-хәсрәтне аңлаучы түрәләр табылды булса кирәк: җәйдән башлап җәмәгать урыннарында пошкырту тыелачак. Татарстан яшьләре. Бергәләшеп тәмәке пошкырткан ир белән хатын яныннан узып, фатирга кереп киткәндә: «Мондый язмыштан үзең сакла, Ходаем», – дип уйладым мин. Шәһри Казан 4) күч. гади с. Кемне дә булса берәр урыннан куу, куып чыгару. Патшасы белән беррәттән боярларны да пошкыртырга кирәк. А.Таһиров. [Фәридәне] ир-атка карата үзен бик усал тота дип сөйлиләр, табагач белән пошкыртып чыгармас микән өеннән? Ш.Бикчурин 5) күч. Ачулану, туздыру. Рамиснең җавабы юк иде, әтисе дә бик каты пошкыртып кайтарган иде бугай. З.Кадыйрова Пошкыртып алу Берара пошкырту Пошкыртып җибәрү Кинәт пошкырту Пошкыртып кую Бер тапкыр пошкырту Пошкыртып тору Даими яки әледән-әле пошкырту |