ПОШКЫЛДА’У ф. Пош иткән тавыш чыгару. Күректән пошкылдап һава чыкты. А.Хәлим. Машинаның пошкылдап килеп туктавына сискәнеп киттем. Г.Гыйльманов Пошкылдап алу Берара пошкылдау Пошкылдап җибәрү Кинәт пошкылдау Пошкылдап кую Бер тапкыр пошкылдау Пошкылдап тору Даими яки әледән-әле пошкылдау Пошкылдый башлау Пошкылдарга тотыну |