ПОШИМАН и. диал. к. пошаман. Хәдичә түтинең теле пышылдап намаз догаларын укыган булса да, күңеленә тагын пошиман төште: «Ай алла, ул хафалы җанына ни булды инде тагын? ---» Г.Бәширов. Хәбирнең эченә пошиман керде. Мондый гадәте булгач, бу самолётның тагын бер тәүлек утыруы мөмкин ләбаса. Ш.Хөсәенов. – Бөтен малымны терек вакытымда сиңа тапшырыйм. Соңыннан пошиман булырсың. Мине кайгыртма, – дип, күп нәсыйхәтләр әйләде. Дастан |