ПОШИ и. фин-угор Боланнар семьялыгыннан күшәүче, имезүче партояклы эре хайван (иркәкләренең мөгезләре киң, тармаклы була). Берничә көннән аның өстендә поши тиресеннән тегелгән көрән куртка һәм җилкәсендә тагын ярты еллык стипендиясен йотарлык бурыч. М.Юныс. Күзләремә ышанырга-ышанмаска белмим: уязлыкта поши бозавы ята. Р.Мөхәммәдиев. Җәйләр җиткәч, без синең белән урманнар айкарбыз, улым. Мин сине поши малайлары белән таныштырырмын. Н.Гыйматдинова |