ПОШАМАНЛЫ с. Аптыраулы, борчулы, куркулы. Ышанып ияргән кешеләрнең ышанычларын аклый алырмынмы, диңгез яндырырга вәгъдә иткән песнәк хәленә төшмәмме, дигән пошаманлы уй борчый [аны]. И.Гази. Бикиевнең тавышы моңсу, пошаманлы иде. Х.Камалов. Авылның югары очындагы салам түбәле кечкенә усак өйдә яшәүче Мотаһир андый пошаманлы уйлардан азат иде. Р.Кәрами |