ПОШАМАН и. 1. 1) Нык борчылулы, аптыраулы, куркулы, көенүле халәт. – Җиңүчеләрне хөкем итмиләр! – дип, Римма Сөенчалин күңелендәге пошаман чаткысына май салгандай итте. Х.Камалов. Шулай чарасыз пошаманда торганда, Исхакның күзенә арык атын җай гына атлатып килүче кабык арбалы, чылгый мыеклы бер агай чалынды. А.Гыйләҗев. Сәйдә апа пошаманда. Кияү балакаем китәр инде, ди. Н.Гыйматдинова 2) Үкенеч, үкенечкә калу 2. с. мәгъ. Артык борчылып, пошынып йөри торган (кеше тур.) ◊ Пошаманга бату к. пошаманга төшү. Иртә таңнан пошаманга баткан ирнең гыйшык уйнарга хәле дә, теләге дә юк иде шул. З.Кадыйрова. Пошаманга бирелү к. пошаманга төшү. Мәлих үзәге өзелгәнче, колаклары чыңлаганчы тырышып тыңлавына карамастан, таныш моң --- колакка чалынмады. Пошаманга бирелеп, урамга чыкты. Ә.Баян. Пошаманга калу к. пошаманга төшү. Саша соңгы ике кич инде өйдә кунганы юк, балалар да пошаманга калып йөриләр ---. З.Кадыйрова. – Нишлибез? – ди участок башлыгы, пошаманга калып. Мастер аны тынычландырды: – Ярар, җаен табарбыз, борчылмагыз. Р.Кәрами. Кәмран, чыпчык тезеннән генә булган күлдәвеккә очраса да, пошаманга кала. Р.-Н.Гүнтәкин. Пошаманга салу к. пошаман салу. Узган төндәге хәлләр аны тәмам пошаманга салды, гүя әлеге дә баягы җәрәхәтенә янә тоз сиптеләр... Р.Мөхәммәдиев. Юк, билгесез юл, җиде ят авыл аны пошаманга салмый --- иде. Н.Гыйматдинова. Әлеге фикер ата-аналарны да, югары сыйныфларда укучыларны да пошаманга салды. Татарстан яшьләре. Пошаманга төшү Нәрсә эшләргә дә белми аптырау; борчылу, пошыну, куркуга калу. Мирсәет пошаманга төште: әңгәмәдәше үз-үзен белмәс хәлгә якынлаша, бөтен харчевняны яңгыратып кычкырып сөйләшә. Р.Мөхәммәдиев. Егет, пошаманга төшеп, бик озак дәшмәде. Р.Хәбибуллина. Ирек, үзеннән күпкә олы кешеләрнең бу ишек каршында дер калтырап, куркып торуларын, каушап килеп чыгуларын күргәч, ниндидер пошаманга төште. Ф.Садриев. Пошаман китү Борчылу, аптырау. Камил пошаман китебрәк дәвам итте: – Былтыр сораган идем – бирмәделәр. Х.Сарьян. Пошаман салу Борчуга төшерү, борчулы уйлар тудыру, эчне пошыру, аптырашта калдыру. Әллә яратмый микән ул мине хәзер? Аның болай булуы минем эчкә пошаман сала. Ш.Маннур |