ПОЧЫК I и. 1) бор. Нәрсәнең дә булса яртысы

2) бор. Ике пот, ике подаука (32 килограмм чамасы) яки ярты батманга тигез авырлык берәмлеге. Батман бирсәң, күп булыр; Подаука бирсәң, аз булыр; Почык бирсәң, тамандыр. Бәет. Үзендә – батманы, кешедә – почыгы. Мәкаль

3) Шундый авырлыктагы әйбер сыешлы савыт

4) диал. Агач кабыгыннан эшләнгән чиләк, тубал; зур тырыс

5) Кечерәк кисәк, кечерәк өлеш. [Кояш тотылганда:] Сүнә көнебез [кояшыбыз], Кала бер почык. Н.Исәнбәт

6) диал. Дисәтинәнең сигездән беренә тигез җир үлчәү берәмлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә