ПОЧТАЛЬОН и. ит. Хат, газета, журнал һ.б.ш.ны аларның ияләренә (адресатларына) тапшырып йөрүче почта хезмәткәре; хат ташучы. Ул, бәгырькәем, сугыштан хатым килгән саен, почтальонга сөенче биргән. Ш.Рәкыйпов. Элек почтальон күренүгә, «хат бармы» дип чекерәеп каршысына чыга торган идем ---. А.Гыйләҗев. Ә газета-журналларны нәшер итүчеләр пошаманда: почтальоннар булмагач, халыкны матбугатка кем яздырыр? Татарстан яшьләре |