ПО’ЧТА и. пол. 1) Хат, посылка, акча, вакытлы матбугат h.б.ш.ны бер җирдән икенче җиргә җибәрә һәм тапшыра торган элемтә учреждениесе. Почта, телеграф һәм элемтә транспорты билгеләнгән вакытта берьюлы ставка боерыкларын үтәүдән туктый. Ш.Рәкыйпов. Почта бүлегендә Анрины ике ашыгыч телеграмма көтә иде. А.Тимергалин. Зур илнең аерым өлешләре арасында почта элемтәсе җайга салына. Урта гасырлар тарихы 2) Шул учреждение урнашкан бина яки бүлмә. --- почтасы, әйбәт китапханәсе, --- кибете, урта мәктәбе бар мең ике йөз хуҗалыклы бу авылның. Ш.Рәкыйпов. Салкынны, буранны сылтау итеп, хат ташучы почта бүлегенә йөрми. М.Мәһдиев. Хәер, шәһәрдәге бөтен нәрсә бар монда. Уты, радиосы, --- кунак йорты, почтасы, --- тагын әллә нәрсәләр бар. Г.Мөхәммәтшин 3) Шундый учреждение тарафыннан башкарылган гамәл, адресатка тапшыру чаралары. Гордов күкрәгендәге орденнан күзен ала алмаган егет сузып кына: – Ярамый. Чит кешене почта каретасына утыртырга ярамый, – диде. Ш.Рәкыйпов. Менә хәзер почта атында кайтып киләм. Инешләр Иделгә кушыла. Өй подъездындагы җимерек почта әрҗәләренең кыйшайган авызларына ара-тирә кемнәрдер белдерүләр белән тулган күпбитле гәҗитләр кыстырып киткәлиләр. Татарстан яшьләре 4) сөйл. Шундый учреждениеләр тарафыннан китерелгән әйбер (хат, посылка, газета-журнал, бандероль h.б.ш.); корреспонденция. Латиф өстәлендә яткан бүгенге почтаны караштыргалады. А.Расих. – Телеграмманы алмадыңмыни? – Юк, – диде Эдлай. – Бүген почта булмады әле. А.Тимергалин. Әти, ашагач, – китап, почта кайтса, гәзит-журнал укый. Г.Мөхәммәтшин 5) тар. Хат, посылка h.б.ш.ны кабул итү һәм җибәрүдән тыш, атлы экипажларда даими рәвештә пассажирлар йөртү белән шөгыльләнгән учреждение. Юк, моны элекке заманда, толып яки чикмән киеп, чана башына утырган, почта станциясендә кайнар борщ ашап чыккан кызыл битле кучер җырлагандыр... М.Мәһдиев 6) сөйл. к. почтальон. Кичке почта китергән хат һәм газеталарны кулыма алам. Ф.Әмирхан. Хәзер почта йөргән чакны чамалап тыңланам, коридорда аяк тавышы ишетелсә, ишегебезгә ул кагыла төсле... А.Гыйләҗев. Конвертны төкерекләп ябыштырдым да түбән оч почта Сәкинәгә чаптым. Шатлыклы кайгы 7) Күңел ачу кичәләрендә хатларны тышына язган номерлар буенча махсус таратып йөрүдән гыйбарәт уен (һәр кешенең күкрәгенә номер беркетелгән була). Почта уенында Уфаның иң алдынгы, һәр җәһәттән иң өстен торган бер туташка --- көйле итеп бернәрсә яздым. Ш.Бабич. [Хәят] почта уены вакытында килгән хат һәм язуларны кабат-кабат кулга алып укып карый. Ф.Хөсни 8) Торак пункт исеменең беренче хәрефенә башланган сүзләрне тиз-тиз санап чыгудан гыйбарәт интеллектуаль уен |