ПОЧМА’КЧА с. мат., физ. 1) Почмак (5 мәгъ.) үлчәүгә бәйләнешле; почмак үлчәменә бәйле рәвештә каралган. Почмакча тизләнеш почмакча тизлекнең вакыт берәмлегендә күпмегә үзгәрүен күрсәтә. Физика. Бу очракта бары тик почмакча һәм сызыкча зурлыклар арасындагы бәйләнешләр генә өстәлә. Физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыгы. Мондый фикер молекуляр векторның почмакча күчеше потенциаль чокырларның үзәкләре арасындагы чикле почмакларга борылу формасында башкарылуны аңлата. Фән һәм тел

2) Почмак белән үлчәнә торган. Почмакча тизләнеш почмакча тизлекнең вакыт берәмлегендә күпмегә үзгәрүен күрсәтә. Физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыгы. Бирелгән мизгелдә А ноктасының тизлеге билгеле булса, нинди очракларда АВ шатунының ABω почмакча тизлеге дөрес исәпләнүен бәяләгез. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә