ПОЧМАКЛЫК и. 1) мат. Билгеле бер сандагы яки рәвештәге почмаклары булган геометрик фигура. Биш почмаклык. Кысынкы почмаклык

2) махс. Почмаклар сызу, перпендикулярлар үткәрү өчен, өчпочмак рәвешендәге сызым коралы; русчасы: угольник. Сантиметр, кайчы, почмаклык, булавкалар[дан] --- башка үлчәү алырга мөмкин түгел. Һөнәрленең кулы алтын

3) махс. Төзү эшендә почмакларны сызу һәм үлчәү өчен кулланыла торган җайланма; русчасы: малка

4) махс. Аркылы кисеме почмаклы фигура булган тимер эшләнмә, төзү материалы. Катылык кабыргалары өчен стандарт швеллерлар hәм почмаклыклар кулланылган. Фән һәм тел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә