ПОЧМАКЛЫ с. 1) Күпмедер, ниндидер почмагы булган, (бер яки берничә) почмактан торган. Минем каенанамның авылда алты почмаклы, түбәсе калай белән япкан --- өе бар. Н.Дәүли. Гайшәнең баш очында биш почмаклы йолдыз уелган ак таш тора, язуы да күңелгә үтеп керерлек. А.Гыйләҗев. Урта бер җиренә, колгага дүрт почмаклы җилкән эленгән һәм --- кызыл буяу белән сакаллы баш сурәте ясап куелган иде. А.Тимергалин

2) Почмакланып килгән, почмаклап эшләнгән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә