ПОЧМАКЛА’У ф. Почмак рәвешенә китерү, почмак ясау. Хәдичә белән Әнвәр почмаклап ясалган озын кәнәфигә утырдылар. К.Тимбикова. Аларның сап-сары эре нараттан, биек итеп, алты почмаклап җиткергән өйләре, эшләнә торгач, калай түбәле дә булып чыкты. Ф.Яхин. Сугыш хатлары кебек почмаклап төрелгән конверттагы хатта, чыннан да, шигырь язылган булып чыкты. Гасырлар авазы

Почмаклап кую Тиз генә почмаклау

Почмаклап чыгу Булган берсен почмаклау, һәрберсен почмаклау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә